«Кондитер» тапшыруында катнашкан Венера Сәлахетдинова: «Ренат Әгъзамов тортымны яратты»

Кукмарада яшәүче Венера Сәлахетдинова, Мәскәүгә барып, «Пятница» каналындагы тапшыруда катнашкан. Социаль челтәрләрнең берсендә Мәскәү журналистлары үзләре язып, кунакка чакырган аны. Узган елның маенда була бу хәл. Тортларын фотога төшереп җибәрсә дә, сайлап алу бәйгесен уза алмый.

– Июль аенда тагын тапшыруны әзерләүчеләр шалтыратты. Тиз генә барлык эшләремне җибәрүемне сорадылар. Ул чакта тапшыру төшерергә 10 көн вакыт калган булган икән. Шуны сәбәп итеп, мине тагын алмадылар. Шуннан соң кулымны селтәдем, – дип искә ала ул. – Октябрь аенда тагын шалтыраттылар. Өйдәгеләргә дә әйтеп тормыйча гына тортларымны фотога төшереп җибәрдем. Күңелдә чакырырлар дигән ышаныч юк иде. Әмма озак та үтмәде, кастингны узуым турында хәбәр килде.

Менә шул чакта ире дә, балалары да аптырап кала. Венера 2 көнгә Мәскәүгә чыгып китә. Чакыручылар нинди кием киясен дә кисәтәләр. Ул көнне тапшыруда Һиндстан темасы була. Венера пешергән тортны Ринат Әгъзамов та, калган экспертлар да бик ошата. Бер генә кимчелеген дә тапмыйлар. 10 кеше арасыннан 5есе финалга уза. Алар арасында Венера да була.

– Финалда катлаулырак. Монда пешерәм дисәң, тиешле савытлар юк, җиһазлар да җитми. Тапшыруны караган кеше белә инде – ни эләктерә аласың, шуның белән торт әзерләргә кирәк. Кыскасы, суперфиналга башка кеше чыкты, – ди ул.

 Әмма Венера Мәскәү каналына барып кайтуы белән бик горурлана. Финанс өлкәсендә белем алган ханым кондитер эшенә өченче сабые белән декретта утырганда тотына.

– Нидер пешерермен дип уйламадым да. Кечкенә кызымның бер яшенә торт сатып алдык. Шуны карап тордым да пешерергә булдым. Өйдәгеләр тәмле диде. Аннары кунакка барганда, күчтәнәч итеп тә алып бара идем. Тортымны яратып ашаучылар күбәйде. Берзаман сорап пешертә башладылар. Үзем дә сизмәстән, бу эшкә ныклап тотындым, – ди Венера.

Ул 8 ел инде үзмәшгуль булып теркәлеп, Кукмарада тортлар пешерә. Бер урында гына тормый, гел белемен арттыра. Казанга килеп, оста пешекчеләрдән мастер-класслар да алып кайта икән әле. Чүпрәсез ипи пешерергә өйрәнгән, сырны да үзе әзерли икән. Осталыгы әбисе һәм әнисеннән күчкән. Баксаң, заманында Миңлебикә әбиләренең дә осталыгына сокланганнар. Үз әнисе Рәмзия математика укытучысы булса да, хезмәт дәресләрендә балаларны аш-су серләренә өйрәткән. Инде менә Венераның үз балалары да эшен дәвам иттерергә тели. 23 яшьлек олы улы төзелеш өлкәсендә эшләсә дә, аш-суга хирыс икән.

– Без – пешекчеләр генә түгел, биючеләр гаиләсе дә әле. Райондагы «Идел» бию ансамбленә йөрибез. Ирем дә, үзем дә, ике кызым да бик теләп биибез, – ди Венера. – Тәмле ашап кына ятып булмый, хәрәкәт тә кирәк. Эшеңне башкара белсәң, нәтиҗәсе булмый калмый.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 

 


Фикер өстәү