Кешенең эчкечегә әйләнүен ничек белергә: сәрхушнең 6 “хакыйкате”

Кешенең хәмергә бәйлелеге сүз сөрешеннән дә аңлашыла. Россия Сәламәтлек саклау министрлыгының Наркология фәнни үзәге директоры Татьяна Клименко “АиФ” хәбәрчесенә сәрхушнең спиртлы эчемлеккә бәйлелеген дәлилләүче фикерләрен әйтеп үткән. Болар:
– “Мин теләсә кайсы вакытта туктый алам”
– “Хәмер кан тамырлары өчен файдалы”, “хәмер йөрәк авыруыннан сихәт бирә”,
– “Хәмер аппетитны яхшырта”,
– “Хәмер җылыта”,
– “Хәмер йокыга талырга ярдәм итә”,
— “Хәмерсез бәйрәм булмый”.
Белгеч кисәтеп әйткәнчә, якыныгыздан шундыйрак фикерләр ишетсәгез, аны дәвалау буенча тиешле чарасын күрә башларга кирәк.

Сүз уңаеннан, 2008-2021 елларда Россиядә хәмер куллану ике тапкыр диярлек кимегән. 2008 елда хәмер куллану күләме елына җан башына 18 литр тәшкил итсә, 2021 елда бу күрсәткеч 9 литрга гына калган. Шулай ук хәмер куллануга бәйле чирләр, үлем-китем күрсәткече дә кимегән.


Фикер өстәү