Татарстанда яшәүчеләрнең бурычы турындагы сорауларына Полина җавап бирә

Суд приставлары хезмәте дистанцияле хезмәт күрсәтә башлаган. Татарстанда яшәүчеләр хәзер үзләренең бурычын виртуаль ярдәмче – Полина аша гына да белә ала.

Хезмәтнең республика буенча идарәсе матбугат хезмәте хәбәренә караганда, робот шалтыратучының фамилиясен, исемен, атасының исемен, туу датасын, кайсы төбәктә теркәлеп яшәвен сорый. Шуннан соң мәгълүматлар базасына “кереп”, тиешенчә җавап бирә.

Робот киңәйтелгән мәгълүмат белән дә таныштыра. Әмма моның өчен ИНН яки СНИЛС мәгълүматлары да кирәк. Шулай итеп, Полина (8 800 303-00-00) аша бурычны түләтү турында эш кузгату, милеккә, банк счетына арест салу, милекне теркәүгә бәйле чикләүләр салу, Россиядән чыгуны чикләү, бурычны түләү өчен акча хәрәкәте һәм реквизитлар турында мәгълүматлар алырга мөмкин.


Фикер өстәү