Казанның “Салават күпере” торак комплексында һава пычрануны контрольдә тотучы станция урнаштырылган

Биредә яшәүчеләрнең һава сыйфатына зарланып язган бик күп шикаятьләреннән соң шундый карар кабул ителгән.

Казанның “Салават күпере” торак комплексында атмосфера һавасы пычрануын контрольдә тоту мөмкинлеге бирүче автомат станция урнаштырылган.

Татарстан Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, биредә яшәүчеләрдән һавадагы ят исләргә шикаятьләр бик еш алына. Шуңа күрә станция урнаштыру турында карар кабул ителгән. Аны “Бионика” 188 нче күп профильле лицей территориясенә куйганнар.

Станция һавада аммиак, углерод оксиды, азот диоксиды, азот оксиды, сероводород һәм күкерт диоксиды, шулай ук кайбер углеводородларның бармы-юкмы икәнен тикшерә.
Бу эшне “Татарстан Геоцентр фәнни җитештерү берләшмәсе” башкара.


Фикер өстәү