Өйлән, дуст, чикмә ваем! Татарстан гаилә коручылар саны буенча алдынгылыкны саклый            

«Өметкә өйләнәләр, вәгъдәгә кияүгә чыгалар» дигән мәзәк бар халыкта. Хаклык та юк түгел инде. Гаилә корганда иң яхшы пар булырбыз дип вәгъдәләр бирәсең дә, күктән йолдызлар алып бирерләр дип тә өметләнәсең бит. Яхшы мәгънәдә әйтәбез инде. Татарстанда да андыйлар күп бугай Росстатның статистикасы шул хакта сөйли.

Саннарда да кеше язмышлары

Татарстанда яшәүчеләрнең гаилә хәле ничегрәк? Росстат узган елга нәтиҗә ясап, шул хакта мәгълүмат белән уртаклашты.

Татарстан 2022 елның гыйнвар – ноябрь айларында Идел буе федераль округы төбәкләре арасында гаилә коручылар саны буенча алдынгылар арасында булды. Республикада бу коэффициент 7,2 тәшкил иткән. Татарстаннан алдарак Пермь крае. Аларда әлеге күрсәткеч – 7,3. 2021 елның шушы ук чорында әлеге коэффициент түбәнрәк иде – 6,4. Шулай да республика лидерлыктан төшмәде.

Быел бездән астарак исә Самара өлкәсе (7,1). Күңелсез статистика Мари Иле, Чувашия һәм Мордовиядә күзәтелә. Анда никахлашучылар коэффициенты 5,3 кенә икән. Шул ук вакытта Идел буе федераль округы субъектлары арасында уртача күрсәткеч 6,6га тигез.

Сан телен дәвам итсәк, былтыр Татарстанда 25476 никах теркәлгән. Аннан азрак күрсәткеч күршеләрдә: Башкортстанда гаилә коручылар – 23277. Мари Илендә тормыш сукмагыннан бергә атларга карар кылучылар 3274 кенә. Бу субъектлар арасындагы иң аз күрсәткеч тә.

Әмма сөенеч янында көенерлек сәбәп тә бар. 2022 елның гыйнвар – ноябрь айларында Татарстанда 13327 пар аерылышкан. Мисал өчен, ноябрь аенда былтыр 1304 парның мөнәсәбәтләренә нокта куелган. Шулай да, былтыргы чорның саннары белән чагыштырганда, аерылышучылар саны 2,4 процентка кимеде дип тынычландыралар. Бу җәһәттән республика Идел буе федераль округындагы төбәкләр арасында икенче урынны били.

Беренче урында – Башкортстан. Бу чор эчендә биредә 15918 аерылышу очрагы теркәлгән. Гомумән, 11 ай эчендә Идел буе федераль округында 110563 пар аерылышкан. Аларның саны узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда 0,9 процентка арткан.

Гомерлек булсын

Практик психолог Зөһрә Кәримованы гаилә коручыларның саны артуы гаҗәпкә калдырган. Хәер, яшерми: психологик сеансларга килүчеләрнең күбесе «мөнәсәбәтләр, гаилә корырга телим», «кияүгә чыгасым килә» кебек сораулар белән мөрәҗәгать итә икән.

– Гаилә коручыларның артуына берничә сәбәп бар дип әйтә алам. Беренчедән, гүзәл затларга кемгәдер кирәк булу, ир-ат җилкәсен, ир-ат яклавын тою мөһим. Курку-борчылу хисләре дә кешене мондый карарга килергә мәҗбүр итә. Икенче сәбәп итеп мобилизация шаукымын әйтергә мөмкин. Иртәгә ни буласын берәү дә төгәл белми. Шуңа да ялгыз калу куркыта. Күпләр моны сәбәп итеп өйләнә яисә кияүгә чыга дип әйтергә нигез бар, – дип аңлата белгеч. – Тагын бер сәбәп – җәмгыять фикере. Ягъни «синең яшьтә инде…» дигән калыплашкан сүз тәэсире. Имеш, фәлән яшьтә инде гаиләле булу, балалалар табу тиешле. Шуңа карап тискәре статистика да күзәтелә бит: аерылышучылар саны да байтак. Бу да борчымый түгел.

Өйләнешүчеләр бар, дип җиңел суласак та, гаилә корырга теләп тә, бу юлда мең дә бер киртә күрүчеләр дә юк түгел. Әйтик, Казан кызы Раилә Хәйретдинова, тиң ярын тапса да, кияүгә чыгарга ашыкмый.

– Узган елның декабрь аенда егетем тәкъдим ясады. Башка кызларны, дус-ишләремне күргәнем бар бит инде: сөенәләр, шундук бу хәбәр белән социаль челтәрләрдә уртаклашалар. Мин социаль челтәрләргә кую түгел, әти-әниемә бу яңалыкны ничек әйтергә дә белми аптырадым. Тәкъдим ясаган мизгелдә шок хәлендә идем, – ди ул. – Сүз дә юк, мин сайлап алган ярымны яратам, аның белән булырга телим. Әмма тәкъдим ясауның эйфориясеннән битәр, алда көтеләчәк мәшәкатьләр күз алдыма килеп баса да, төшенкелеккә биреләм. Гаилә корыр өчен иң элек күңел тынычлыгы һәм ил-көндә иминлек кирәк. Миндә болар юк. Иртәгә ни буласын белмим. Шуңа икеләнәм дә. Аннан, күп кызлар, тәкъдим ясалгач та, никах-туй чыгымын кем күтәрәсен уйламый ич. Әти-әни җилкәсенә төшә ул, йә булмаса – кредит. Мин алай булуын теләмим. Шуңа да гаилә корганчы, мәҗлес үткәргәнче мая туплау яклы. Идем. Хәзер инде туйга әзерлек бара (көлә).

Шулай, җәмәгать. Тукай белми әйтмәгән инде ул, өйләнү түгел сөйләнү дип. Өтерен дә төрле кеше төрле урынга куя бит әнә.

ФИКЕР

Рөстәм хәзрәт Ясәвиев, «Рәхмәтулла» мәчете имамхатыйбы:

– Кызларның кияүгә чыкканда, иренә, фатирың булсын, машинаң булсын, дип шарт куюы гаҗәп түгел. Ул гаиләсенең киләчәге турында кайгырта дип аңларга кирәк. Һәрхәлдә, тормыш корырга теләгән егет кулында мал-мөлкәт булырга тиеш. Юк икән инде, теләге булсын. Теләге булса, 2–3 ел тырышып эшләсә, башлы-күзле булырлык кына мал туплап була. Ирләр дә үзләренә хатын сайлаганда аның буена, йөзенә генә күз салмасын иде. Иң мөһиме – балаларына дөрес тәрбия бирә алучы ана булуы. Ир-ат өйләнер алдыннан янындагы ярына карап: «Ул минем балаларымны дөрес итеп тәрбияли алырмы?» – дип үзеннән сорарга тиеш.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү