Машинадан чүп ташлап калдыручыларны камера аша күзәтә башлаячаклар

11 гыйнвардан Россиядә Административ хокук бозулар турында кодекска төзәтмәләр үз көченә керә. Төзәтмәләр нигезендә, юл читенә яки урманда машинадан чүп ташлап калдыручыларны күзәтү өчен автомат камералар урнаштыру рөхсәт ителә.

“Коммерсант” язганча, моның өчен шактый ук күләмдә штраф каралган. Әйтик, машинадан чүп ташлап калдыручы гадәти кешеләр 30 мең сумга кадәр штрафка тартылырга мөмкин. Вазыйфаи затларга штраф күләме – 60 мең сумга, юридик затларга – 100 мең сумга кадәр җитә.

Автомобиль хуҗасына штраф, камера машина номерын ачыклаганнан соң, почта аша җибәреләчәк.

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Машинадан чүп ташлап калдыручыларны камера аша күзәтә башлаячаклар” язмасына фикерләр

  1. Урманда 10 каенга 1 видеокамера беркетсәң җитә инде. Видеокамера хакларын каплау өчен бер чүп ташлау очрагына 30 мең сум гына җитмәс кебек, чөнки чүп ташлаучыны көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмас. Чүп ташлаучыны видеокамера белән эзләү — һавада очып баручы кошларның кайсысы кәкәй итәр микән дип эзләнүгә тиң булыр шикелле.

Фикер өстәү