«Алдынгылар хәрәкәте» турында: «Күптән түгел генә барлыкка килсә дә, бүгенгә кадәр шактый эшләр башкарылды»

Лагерьда, форумда, урамда, ишегалдында, паркта… Кыскасы, балалар һәм үсмерләр кайда – «Алдынгылар хәрәкәте» шунда. Күптән түгел генә оешса да, җәй дәвамында 21 меңләп баланы колачларга өлгергән ул. Әлеге хәрәкәтнең җәйге чаралары турында Хөкүмәт йортында узган брифингта сөйләделәр.

Әле бу елның кыш айларында эш юнәлешләрен генә тәгаенләгән «Алдынгылар хәрәкәте», җәйне нәтиҗәле уздыру максатыннан, автобуска утырып, районнар буйлап та йөргән, экстрим-паркларда, ишегалларында чаралар да уздырган. Татарстан Рәисе ярдәмчесе, «Алдынгылар хәрәкәте»нең республикадагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов сүзләре белән әйтсәк, балаларның җәйге ялын төрле яклап колачларга тырышканнар.

– Әлеге хәрәкәт күптән түгел генә барлыкка килсә дә, бүгенгә кадәр шактый эшләр башкарылды. Һәр районда балалардан команда тупланды. Без Татарстан мәктәпләренең директорлары, директор урынбасарлары белән очраштык. Һәм җәйге сезон башланыр алдыннан, бу хәрәкәт турында азмы-күпме белүчеләр, аның ни өчен кирәк икәнен аңлаучылар тупланып өлгерде. «Алдынгылар хәрәкәте» турында сөйләшкәндә, саннар теленә күчәсем килми. Безнең өчен сыйфат күпкә мөһимрәк. Әмма бу хәрәкәттә инде җәй башыннан ук актив катнашучы балалар һәм үсмерләр саны – өч-дүрт мең тирәсе, ә укып чыккан остазлар саны ике меңләп булды дип әйтә алабыз. Быел җәй без мөмкин кадәр күбрәк кешене «Алдынгылар хәрәкәте» белән таныштырe максаты белән эшләдек. Иң беренче чиратта игътибарны җәйге профильле сменаларга юнәлттек, – дип сөйләде ул.

Татарстан яшьләр эшләре министрының беренче урынбасары Софья Мостафина кайбер сменаларга аерым тукталды.

– «Алдынгылар хәрәкәте» уздырган сменаларда балалар белән бик зур тәрбияви эш алып барыла. Әйтик, «Игелек командасы» сменасын гына алыйк. Ул 21 августка кадәр дәвам итәчәк. Сменаның төп максаты – катнашучыларны волонтерлар һәм иреклеләр эшчәнлеге белән таныштыру. Миңа калса, яхшылык, изгелек эшләргә омтылып яшәүчеләр турында балалар кечкенәдән үк белергә, һәм аларның эшчәнлегенә шундый зур хәрәкәтләрдә аерым игътибар бирелергә тиеш, – диде ул.

Билгеле, бер бездә генә түгел, «Алдынгылар хәрәкәте» бөтен Россия буйлап атлый. Әмма күп нәрсәдә Татарстан беренче булачак. Әйтик, 1 сентябрьдән «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге, Россия күләмендә беренче булып, үз эшчәнлеген балалар бакчаларында да башлаячак.

– Моннан тыш, хәрәкәтнең Биләрдә «Сәләт» белән бергә уздыра торган форумында 11 августта «Алдынгылар хәрәкәте»нә кабул итү, багышлау чарасы узачак. Шулай ук Россиядә беренче тапкыр. Махсус ант сүзләре һәм атрибутикасын да әзерләдек. Беренче булып бу антны хәрәкәтебезнең җитәкчесе Григорий Гуров әйтер дип өметләнәм, – дип сөйләде Тимур Сөләйманов.

Фикер

Тимур Сөләйманов: 

«Алдынгылар хәрәкәте» өчен балалар булган һәр җирдә булу мөһим. Балаларның җәйге ялы – көн һәм йокы режимы, саф һавадагы уеннар гына түгел бит әле ул. Җәйге ялның эчтәлеге дә мөһим. Ул эчтәлеккә нинди мәгънә, нинди кыйммәтләр салынган? Киләсе җәйгә планнарыбыз зурдан. Нәкъ менә эчтәлеккә басым ясыйсы иде.

«Адынгылар хәрәкәте»нең җәйге чаралары – саннарда

21 меңләп баланы колачлаган;

600ләп бала катнашында 5 профильле смена һәм 2 меңләп бала катнашында 3 форум узган;

– республиканың 7 районында (Чаллы, Лениногорск, Зәй, Бөгелмә, Әлмәт, Яшел Үзән, Түбән Кама) ишегалды лагерьлары эшләгән, аларда 1600 бала катнашкан;

– «Алдынгылар заманы» автобус туры Татарстанның 14 районындагы 20 лагерьда ял итүче 3760 баланы колачлаган;

– июньдә мәктәпләр һәм көллиятләрдә тәрбия эше буенча директор урынбасары булып эшләүче 700 хезмәткәр өчен укулар узган. Августта әлеге белем бирү программасын тагын 774 педагог үтәчәк.

Лилия Гыймазова

 

 


Фикер өстәү