Татарстанда беренче очрак: бөерсез хатын-кыз сау-сәламәт бәби тапкан

Республика клиник хастаханәсенең Перинаталь үзәгендә бөере булмаган 35 яшьлек хатын-кыз бәби тапкан. Бу хакта клиниканың матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бәби табучы 12 яшьтә үк бөерсез калган.  4  ел донор бөере белән яшәгәннән соң, организмы аны кире каккан һәм ул 16 яшьтән бирле диализда яшәргә мәҗбүр булган. 2009 елда әлеге хатын-кызга тромб булу сәбәпле, йөрәгенә операция ясаганнар.

Пациентны Мәскәүдәге федераль үзәк һәм Республика клиник хастаханәсенең гемодиализ бүлегендә күзәтеп торганнар.

«Консилиумда хатын-кызга берничә тапкыр йөклелекне өзәргә тәкъдим иттеләр. Әмма ул риза булмый. Атнага алты тапкыр авырлы хатынны гемодиализ аша уздырдылар. Атнага бер тапкыр пациент федераль үзәккә консультациягә барды», — дип сөйләгәннәр хастаханәдә.

Татарстанда яшәүче хатын-кыз 38 атналык  вакытта сау-сәламәт бәби тапкан. Бу республика тарихында беренче очрак булып санала.


Фикер өстәү