Берничә торак йорт һәм балалар бакчасы электрсыз калган

Электр энергиясе өзелү трансформатор подстанциясенә ут кабудан килеп чыккан.

Казанда дүрт  торак йорт һәм бер балалар бакчасы электрсыз калган. Якынча мәгълүматларга караганда, Габишев урамындагы 4нче йортта трансформатор подстанциясендә кыска ялганыш булу сәбәпле,  электр энергиясе өзелгән.

Хәзерге вакытта урында янгын сүндерүчеләр эшли. » Казан электр челтәрләре » оешмасы хезмәткәрләре йортларны башка линиягә тоташтырырга һәм электрны торгызырга тырыша. Вахитов һәм Идел буе районнары администрациясе хәбәр итүенчә, торгызу эшләренә 1,5-2 сәгать кирәк булачак.


Фикер өстәү