72 кешенең гомерен өзелгән авиаһәлакәт алдыннан пассажир төшергән ВИДЕО пәйда булды

Якшәмбе көнне Непалда һәлакәткә очраган самолет пассажиры очышның соңгы секундларын видеога төшергән.

Әлеге кадрларны NDTV indianинд телеканалы чыгарган. Видео самолетта урыннарында тыныч кына утырган пассажирларны төшерүдән башлана. Лайнер утырыр алдыннан түгәрәк ясап очканда җир һәм шәһәр биналары күренә. Тик кинәт шартлау ишетелә. Видеоның соңгы секундларында көчле янгын күренә, кешеләрнең кычкырулары ишетелә. Видео төшергән телефон самолет калдыклары арасында табылган.

Самолет бортында 68 пассажир һәм 4 экипаж әгъзасы булган, алар барысы да үлгән.


Фикер өстәү