Өлешчә мобилизациядән азат ителүчеләрнең исемлеге озынаерга мөмкин

Компанияләрне гамәлгә куючылар һәм компания директорлары өчен өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыруны кичектерүне тәкъдим иткәннәр.

Дәүләт Думасында предприятиеләрнең бердәнбер гамәлгә куючылары һәм җитәкчеләре өчен өлешчә мобилизация буенча хәрби хезмәткә чакыруны кичектерүне тәкъдим иткәннәр. Бу хакта “Ведомости” Дәүләт Думасының Кече һәм урта эшмәкәрлек комитеты рәисенең беренче урынбасары, КПРФ депутаты Серегй Казанков белдерүенә таянып яза.

Сәясәтче фикеренчә, бизнеска ярдәм итүнең өстәмә чарасы булыр иде бу. Әмма Казанков искәртеп үткәнчә, салымнарны намус белән түләп килүче һәм үз буйсынуында ялланган хезмәткәрләргә ия булучы бизнесменнарга гына шундый мөмкинлекне күздә тоту дөрес булачак.

Депутат сүзләренә караганда, мондый кешеләр икътисадка гаять зур файда китерә. Шул ук вакытта алар мобилизацияләнүчеләрнең бик аз өлешен генә тәшкил итә.


Фикер өстәү