Хәрби операция вакытында дошман БТРын кулга төшереп танылган тракторчы Фәнис Хөсәеновны соңгы юлга озаттылар

Бүген, 17 гыйнварда, Украинада һәлак булган Фәнис Хөсәеновны соңгы юлга озаттылар. Бу хакта Башинформ хәбәр итә.

Фәнис Хөсәеновны туган ягында –  Башкортстанның  Тәтешле районының Яңа Кайпан авылында җирләгәннәр. Хушлашу мәрәсимендә Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров, район хакимияте, хәрби комиссариат вәкилләре, хәрбинең туганнары, якыннары һәм дуслары катнашкан.

Хәрбине үлгәннән соң генерал Шәйморатов ордены белән бүләкләгәннәр. Бүләкне Радий Хәбиров кулыннан әнисе Фәнис Хөсәенова алган.

«Хөрмәтле Фәридә Мәһдан кызы, туганнар, якыннар һәм тәтешлеләр. Махсус хәрби операция башланганнан бирле меңләгән егетләребез һәм ир-атлар батырлык күрсәтеп безнең илебезне саклыйлар. Фәнис Хөсәенов беренчеләрдән булып үз теләге белән язылды, катнашты, яраланды, бик кыю сугышты. Без аның батырлыкларын беләбез һәм һәрвакыт истә тотачакбыз. Кызганычка каршы, авыр сугышларда булган кебек, ул һәлак булды. Хөрмәтле Фәридә Мәһдан кызы, сез бик яхшы ул, чын патриот һәм сугышчы тәрбияләдегез. Яшь малайлар аның үрнәгендә тәрбияләнсеннәр өчен, без аны онытмаячакбыз һәм  йөрәкләребездә сакларбыз, дип ышандырам. Ул гади булмаган юл үтте, ләкин ул чын герой. Мин район хакимиятеннән Фәнис Хөсәенов истәлеген мәңгеләштерү буенча чаралар күрүләрен сорыйм. Тыныч йокла, герой, мәңгелек дан сиңа», — дигән республика башлыгы матәм тантанасында.

Тракторчы Фәнис Хөсәенов хәрби операция вакытында, дошман БТРын кулга төшереп, генерал-майорны коткарган


Хәрби операция вакытында дошман БТРын кулга төшереп танылган тракторчы Фәнис Хөсәеновны соңгы юлга озаттылар” язмасына фикерләр

Фикер өстәү