17 гыйнвар көне тарихта ниләр белән истә калды?

Халыкара уйлап табучы балалар көне

Су чаңгыларын, мехлы «колак»-наушникларны, җиләк-җимештән ясалган туңдырмаларны нинди уртак үзенчәлек берләштерә дип уйлыйсыз? Хикмәт шунда: аларның барысын да балалар уйлап тапкан.

Бу дата танылган шәхес, Америка галиме, сәясәтчесе Бенджамин Франклинның туган көненә туры китереп сайлана. Беренче ачышын – аякка бәйләнгән йөзгеч такталарны (ластларны)  Франклин  1718 елда нибары 12 яшендә уйлап таба. Ул бервакыт аякларына такталар бәйләп йөзә һәм нәтиҗәдә иптәшләрен әллә кая артта калдырып китә.

Ел саен ярты миллионнан артык бала яңа җайланмалар уйлап таба, роботлар тудыра һәм инде булганнарын камилләштерә.

102 ел элек (1921) РСФСРда «Һава хәрәкәтләре турында» гы декрет гамәлгә керә

Бу декрет  ил территориясе һәм аның территориаль сулары өстендә һава хәбәрләрен оештыруны җайга салучы беренче документ була. Декрет 1921 елның 1 мартында үз көченә керә.

Декрет үзенең һәм чит ил һава судноларының РСФСР өстендә очышларның төп кагыйдәләрен, шулай ук аларны бозган өчен җаваплылыкны билгели.

«Һава хәрәкәтләре турында»гы декрет кагыйдәләре СССРның 1932 елның апрелендә расланган беренче һава кодексы нигезенә салына.

104 ел элек (1918) Россия мөселманнарының эшләре буенча комиссариат төзү турында декрет кабул ителә

Аның комиссары итеп Мулланур Вахитов (1885-1918) билгеләнә. Комиссариат илдәге мөселманнар өчен җаваплы орган була. Бу орган 1920 елда Татар Автономияле Совет республикасын төзүдә актив роль уйный.

Тын океандагы фаҗига

1960 елда шторм нәтиҗәсендә совет солдатлары Әсхәт Җиһаншин, Федор Поплавский, Иван Федоров, Анатолий Крючковский Тын океанда идарәсез баржада калалар. Сусыз һәм азык-төлексез алар 49 көн буена, АКШ хәрбиләре коткарганчы, «сәяхәт итә». Бу вакыйга турында «49 көн» дигән фильм да төшерелә.

Гүзәл Әхмәтҗанова әзерләде


Фикер өстәү