Казан читендә табылган кеше сөякләре «Гонки героев»та катнашучыныкы булырга мөмкин

«Гонки героев»та катнашучының хатыны Казанда читендә чаңгычы тапкан кеше сөякләре янындагы киемнәрнең иренеке булуын хәбәр иткән.

Казан янында – Кадыш һәм Борисоглебский бистәләре арасындагы кырда чаңгычы кеше сөякләренә тап булуы турында хәбәр иткән идек. Алар «Гонки героев»та катнашкан, 2022 елның 24 декабрендә югалган 36 яшьлек Дмитрий Кузьмичевныкы булырга мөмкин, дип фаразлыйлар.

Мәеттән берни дә калмаган диярлек. Чаңгычы яхшы ботинка киелгән сул аякның бер өлеше һәм күн перчатка эчендәге сәгать киелгән кул чугы гына калганлыгын сөйләгән.

Югалган ирнең хатыны социаль челтәрләрдә кеше калдыклары янында табылган әйберләрнең иренеке булуын язган. Бүген ул моргка калдыкларның иренекеме-юкмы икәнлеген тану өчен барачак.

Хәзер әлеге факт буенча тикшерү бара.


Фикер өстәү