Махсус хәрби операциядә булып кайткан табиб Искәндәр Нурмиев: «Тормышка башкача карарга өйрәнәсең»

Казанның 7 нче шәһәр клиник хастаханәсендә эшләүче медицина хезмәткәре Искәндәр Нурмиев белән әллә нигә бер булса да сөйләшеп тора идек. Газета укучылары да бу егетне танырга тиеш: сәяхәт итәргә яратуы турында да, коронавируслы чорда «кызыл зона»да кешеләргә күрсәткән ярдәме турында да язган идек.

Бер мәлгә тагын югалып торды бу. Сизмәдек түгел, сиздек. Чираттагы сәяхәтенә киткәндер дигән уй да килде башыбызга. Соңыннан гына белдек: егет махсус хәрби операция зонасында булган икән! Төгәлрәк әйтсәк, бер төркем медицина вәкилләре белән берлектә республика карамагында булган Лисичанск шәһәрендә яшәүчеләргә медицина ярдәме күрсәтергә китә ул.

Азмы-күпме бер ай вакыт үтеп китә. Казанга кире әйләнеп кайткач, Искәндәрдән бу гамәле һәм анда күргәннәре турында сорашмый кала алмадык, билгеле.

Ният турында

Гомумән, Искәндәр – табигате белән тәвәккәл кеше. Шуңа да хәрби операция зонасына медицина хезмәткәрләрен җибәрү тәкъдиме булгач, каршы килми, шундук ризалаша. Хастаханәдә дә беләләр: өметләрне аклый, ышаныч яулап өлгергән, булдыра торган егет бит!

– Өлкән шәфкать туташы да: «Кемне җибәрәбез дигәч тә, иң элек башыма син килдең», – диде. Шуңа миңа килеп ирешкән тәкъдимнән баш тартмадым. Аннан, бу эшкә ир-ат хезмәткәрләрне генә җибәрәбез, диделәр. «Курку хисе булмадымы?» –  дигәндә, гомумән, мин аның ни икәнен дә белмим. Шуңа борчылмадым да. Курыккан кеше бу дөньяның ямен-тәмен белми. Мин бу тормыштан һәм миңа килеп ирешкән һәр тәкъдимнән барысын да алып калырга тырышам, миңа бу кызык, яңа тәҗрибә, – дип сөйләде Искәндәр. – Бу тормышта кешеләрне дәвалау дигән һөнәр бар. Мин бу сүзләрне үзем дә еш кабатларга яратам. Әлбәттә, әти-әнине, якыннарны бу хәбәр әллә ни куандырды дип әйтеп булмый. Кайгырдылар. Әмма һөнәремнең җиңел түгеллеген беләләр бит.

Август – сентябрь айларында Лисичанск шәһәрендә булалар. Беренчеләрдән булып әлеге шәһәрдә һәм якын-тирә калаларда яшәүчеләргә республиканың берничә дистәдән артык медицина хезмәткәре ярдәм күрсәтә башлый. Искәндәр – урта медицина хезмәткәре вазыйфасында.

Шартлар турында

Барлык уңайлыклары да булган заманча хастаханәне калдырып, бернәрсәсез калган җиргә эшкә китү, ягъни «комфорт зонасы»ннан чыгу ничек булган соң?

– Байкал күленә сәяхәт кылган, Эльбрус тавына менгән кеше буларак та, авырлыклардан куркып кала торган кеше түгел мин. Лисичанск шәһәренә якын булган бер калада яшәдек. Ә сырхауларны махсус җиһазландырылган модульле «КамАЗ»ларда кабул иттек. Лисичанск шәһәрендә күперләр җимерек һәм юллар начар булу сәбәпле, безгә шуннан сырхауларны алып киләләр иде, – ди Искәндәр. – Татарстан табиблары тулы медицина ярдәмен күрсәтте. Анда бездәгедәй шартлар юк бит. Медицина бик начар хәлдә. Әйтик, 70–80 яшьлек әбиләрнең үз гомерләрендә бер тапкыр да рентген ясатканы булмаган. Аның ни икәнен дә белми алар. Йә булмаса, 40 еллап буын протезларын алмаштырмаганнар. Кыскасы, без ярдәм күрсәтү өчен 100 процент тырыштык. Әйтик, Казанда без хезмәт күрсәтсәк, монда дөрестән дә ярдәм иттек. Ул сизелә, без шуны аңладык.

Шул вакыт арасында барлыгы 700-1000 кешегә ярдәм күрсәтергә өлгерәләр. Көненә 60шар кешене кабул итә торган чаклары була. Яшерми Искәндәр: бу сан белән горурлана да, шулкадәр кешегә ярдәм итә алуына куана да. Кан алу, хәрби шартларда кечкенә генә операция ясарга да туры килә.

– Әлбәттә, рәхмәт сүзеннән кала башкаларын да ишетергә туры килде. Әмма, нишләмәк кирәк, тормыш бит бу… Кайберәүләр күчтәнәчкә виноград алып килеп безне сыйлый иде, – ди егет. – Шунысы да бар: без ярдәм күрсәткән кешеләрнең кайсылары икенче көнне үк сине ике куллап дошманнарга тапшырырга мөмкин.

Сәбәпләре дә бардыр инде. Искәндәр әйтүенчә, андагы вазгыять бик күңелсез. Күп нәрсә җимерек… Әйтик, күпләр учак җылысында гына җылынып көн итә. Көянтә белән су ташый (суы булса). Кешеләргә кояш һәм хәрби тавышлар белән бергә уянырга һәм ятарга туры килә.

Искәндәрләргә дә колакны бик үк иркәләмәгән тавышлар астында эшләргә һәм көн итәргә туры килә. Чын хәрби шартлар, кыскасы. Алар яшәгән биш катлы тулай торакка да ракета төшкән булган. Бәхеткә, Искәндәрләр ул вакытта  туган якка кайтып киткән була. Тулай торактан исә берни калмаган.

Тормышка караш турында

– Аннан кайткач, үзгәрәсең. Чын «перезагрузка» бу. Барып кайтуыма үкенмәячәкмен. Бу барып кайту миңа бик кирәк булган. Тормышның кадерен белә башлыйсың. Мондагы мәшәкатьләрнең мәшәкать үк түгеллегенә инанасың. Анда өч тапкыр ашасаң да, шат буласың… Нәрсәнең ни икәнен чамалый башлыйсың. Бөтен нәрсә чагыштыруда беленә, – ди Искәндәр Нурмиев.

Күпләр, бәлки, әңгәмәдәшебезне дан-дәрәҗә өчен йөри дип уйларга мөмкин. Искәндәр сүзләренчә, дан-шөһрәт казану өчен анда бармыйсың. «Тәкъдим булса, тагын барырга риза. Ике дә уйламаячакмын! Анда безнең ярдәм бик кирәк!» – ди әңгәмәдәшебез.

Чулпан Гарифуллина

 

 


Фикер өстәү