Кач ману бәйрәме. Сез бәкегә чумасызмы?

19 гыйнварда православие динен тотучылар Кач ману бәйрәмен билгеләп үтә. Гайсә пәйгамбәр чукындырылган (Крещение Господне) көндә аруландырылган изге суга керә. Ә сез бәкегә чумасызмы?

Руслан Егоров, Балтач районының Куныр авыл җирлеге башлыгы:

– Көн суыграк булган саен, су җылырак була. Аллаһ Тәгаләнең нигъмәтедер инде бу. Кач мануда туган авылым Доргада яшьләр салкын суда коена. Биктәш, Лызи авылларында да махсус урыннар бар. Без район үзәгендә яшәгәч, туганнар, дуслар белән якынрагына барабыз. Анда керәшеннәр генә түгел, катнаш никахтагылар да килә. Кайчак олы улым, хатыным да суга кергәли. Мәктәптә 10–11 нче сыйныфларда укыганда чума башлаган идем. Ел саен барырга тырышабыз. Ышанып керсәң, файдасы бар. Тән сихәте эзләп килүчеләр, кешегә күренмичә, тизрәк кайтып китә. Бергә җыелышып барганда, самавыр куеп чәй куеп эчәбез. Бәлешләр пешереп алып килүчеләр бар.

Николай Чигашов, юлчы:

– Кач мануда суга чуму теләге күптән бар иде инде. Берничә ел элек чынга ашты. Кешедә ихтыяр көче булырга тиеш бит инде ул! Тәвәккәлләдем дә Мари Илендәге авылга суга чумарга киттем. Үзем Арча ягыннан. Анда кеше аз булганга йөрибез. Менә хәзер дә юлга җыендык. Безнең белән Ислам хәзрәт тә барырга ризалашты, тагын бер дус егет бара. Бәкегә сәламәтлек теләп чумам. Шифасы бар, узган ел бер мәртәбә дә авырмадым.

Алексей Герасимов, Зәй районының СарсазБаграж авылы мәдәният йорты мөдире:

– Безнең авылда чишмә янында махсус урын бар. Кичтән Зәйдән Александр атакай килеп, суны аруландыра. Аннан соң чишмәдән су алырга ярый. Чуму кичә төнге 12дә башланды. Авылда бәкегә чумарга килүчеләр күп. Салкын беребезне дә куркытмый. Чумып чыккач, үзеңне яңа туган баладай хис итәсең, рухи яктан чистарасың. Мин үземне моржга санамыйм. Эш анда түгел. Бәйрәм хөрмәтенә дип барабыз. Быел да коенырга исәп.

Лилия Купаева, Әлмәт районының Бишмунча авылы:

Татар авылында яшәсәк тә, бәйрәм башланган төнне чишмәгә су алырга төшәбез. Су ул – кемгә дә су инде. Аллаһы Тәгалә бер бит. Таң суы алган кебек дога укып алам. Суның көченә ышанабыз.

Олеся Дмитриева, «Туганайлар» газетасының сммбелгече:

Салкын суда коену белән 2011 елдан бирле шөгыльләнәм. Казанга килгәч, фитнес-клубка йөри башладым. Андагы танышларым Зәңгәр күлгә коенырга йөри иде. Мин дә аларга ияреп бардым. Бу күлнең ниндидер сихри тарту көче бар. Җәй көне дә йөрим, әмма кыш көне су коену күпкә кызыграк. Дөрес, аңа кадәр мунча кергәндә, карга сикергәли идем. Чыныгу алгач, туган авылым Балык Бистәсе районының Казаклар Чаллысындагы бәкегә чумдым. Быел бәйрәмгә Кукмара районының Чура авылына барырга җыенабыз. Үзебез белән җылы киемнәр, чәйләр алабыз.

Кач мануның сере бар. Теләкләр кабул булсын өчен, кешегә күрсәтмичә чуму хәерлерәк. Без инде фотоларны социаль челтәрләргә дә куябыз. Чумганда, бөтен гөнаһларымны юып төшер, дип телим. Судан чыккач, бу хисне сүз белән генә аңлатып бетереп булмый. Шундый рәхәт! Тик рухи яктан әзер булмыйча, суга кермәгез. Салкын су тынны кыса, чирләгән кешеләргә киңәш ителми.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү