Казанда автобус 4 җиңел машинаны бәрдергән

Транспорт йөртүче вакытында туктап өлгермәгән, шунлыктан юл һәлакәте килеп чыккан.

Казанда «Мостоград» тукталышына җитәрәк автобус 4 җиңел машинаны бәрдергән.

Шаһитлщр сүзләренчә, транспорт йөртүче вакытында туктамаган, шунлыктан һәлакәткә сәбәпче булган. Беренчел мәгълүмат буенча, зыян күрүчеләр юк.

Хәзер Һәләкәтнең нечкәлекләре ачыклана.


Фикер өстәү