Танылган җырчының торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурычы җыелган: аны судка биргәннәр

Җырчы Ольга Бузованы торак-коммуналь хезмәтләр буенча бурычлары җыелу аркасында судка биргәннәр. Бу хакта kp.ru яза.

Шундый яхшы керемле йолдызның Питердагы коммуналь хезмәтләргә ни өчен түләмәве билгеле түгел. Бузованың бурычы 43,5 мең сум тәшкил итүе мәгълүм.

– Ольга Бузова яңа фатирлар сатып ала, ә ТКХ буенча бурычларны санга сукмый. Әлбәттә, бу аның хатасы, — дигән адвокат Андрей Алешкин.

Әгәр артист бурычын түләмәсә, аңа приставлар белән эш итәргә туры киләчәк.


Фикер өстәү