КФУга яңа президент билгеләнде

КФУ президенты постына Рияз Минзариповны расладылар. Россия Фән һәм югары белем министры Валерий Фальков тиешле боерыкка кул куйды.

Россия Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы Валерий Фальков КФУ президенты вазыйфасына ректорат каршындагы баш киңәшче Рияз Минзариповны раслады. Бу хакта вузның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Минзарипов 2027 елның 18 августына кадәр Президент вазифасына билгеләнгән. Шунысын да әйтеп үтәргә кирәк, КФУны Минзарапов 1976 елда тәмамлаган, хезмәт юлын КДУның ВЛКСМ секретаре урынбасарыннан алып КФУ президентына кадәр узган.


Фикер өстәү