Рөстәм Миңнеханов Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады

Республикабызның оешуы нәкъ менә аның исеме белән бәйле, дип билгеләп үтте Татарстан Президенты.

Рөстәм Миңнеханов республика Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиевне туган көне белән котлады. Татарстан Президенты котлавын Телеграм каналында урнаштырды.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үтүенчә, татарстанлыларның Минтимер Шәрип улына шартсыз мәхәббәте  булуы сүзсез дә аңлашыла. Республиканың формалашуы нәкъ менә аның исеме белән бәйле. Миңнеханов Шәймиевкә аның игътибары, акыллы киңәшләре һәм Татарстанга чын күңелдән бирелгәнлеге өчен рәхмәт белдерде, аңа ныклы сәламәтлек теләде.


Фикер өстәү