Яман чир белән көрәшүче Булатның аягын кискәннәр

Базарлы Матакта яшәүче 30 яшьлек Булат Шәриповның яман чир белән көрәшүен язган идек. Бүгенге көнне ул әнисе Талия белән Казан онкология диспансерында дәвалана. Ике көн элек аңа операция ясаганнар. Табибларның башка чарасы калмый, алар чирдән котылыр өчен егетнең бер аягын кисәргә дигән карар кабул итәләр.

Яман шеш белән авыручы Булат: «Тормышыбызның астын өскә килде»

Булат башта аяксыз калам дип бик борчыла. Табиб Илдар Сафин аның белән үзе сөйләшә. “Синең тормышыңны саклап калырга кирәк. Операциядән соң химия бирәбез дә, син бу чирне онытасың. Протез кирәк була инде”, – дигән. Булат ризалашкан. Әнисе әйтмешли, башка чарасы юк бит!

– Улым алдан протез кигән кешеләр ничек яшәгәннәрен интернеттан карап әзерләнде. Әлегә ул бирешми. Бу чирне онытып, элеккеге төсле яшәргә өметләнә. Кәефе яхшы. Ничек тә бу сынауны бергәләп узарбыз дип уйлыйбыз, – ди Талия ханым. – Сез язганнан соң ярдәм итүчеләр дә, башка редакциядән шалтыратучылар да булды. Бер белмәгән кешеләр ярдәм итә. Дөньяда мәрхәмәтле кешеләр күп икән. Барысына да ана рәхмәтен җиткерәм.

Булат Шәриповка булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Талия Сәхип кызы Шәрипова исемендәге Саклык банкы (Сбер) картасы номеры: 2202 2008 8401 4547.

Карта 89372897018 телефон номерына беркетелгән.

Шулай ук Саклык банкындагы счетка да акча күчереп була.

Счет номеры: 40817810662313308994
«БАНК ТАТАРСТАН» бүлеге N 8610 ПАО СБЕРБАНК
БИК: 049205603
Корр. счёт: 30101810600000000603
ИНН: 7707083893
КПП: 165502001.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү