Яман шеш белән авыручы Булат: «Тормышыбызның астын өскә килде»

«Бу чир килеп чыгар дип кем уйлаган? Тормышыбызның астын өскә китерде». Базарлы Матактаяшәүче Талия Шәрипова әнә шулай дип өзгәләнә. 30 яшьлек улының кинәт кенә авырып китүен әле дә кабул итәалмый ул. 2022 елның февралендә юл фаҗигасенә очрап, машинасы белән 3–4 мәртәбә әйләнгән Булатны март аенда тагын бер сынау көтеп тора. Кинәт кенә аягы сызлаудан зарлана башлый ул.

– Ни дияргә дә белмәдем. Аптырагач, кан тамырларын тикшертергә булдык. Табиб нервлары кысылган, ахры, дип кайтарып җибәргән. Шуннан соң невропатологка барырга киңәш иттеләр. Ә ул компьютер томографиясе узарга кушты. Шунда шеш күреп алалар, – дип сөйли Талия ханым.

Булат эшнең нидә икәнен бераз чамалый. Диагноз куйганны да көтмичә, онкологка мөрәҗәгать итә. Ул исә гистология тикшерүе кирәген әйтә. Май айлары була инде ул чакта. Анализны ничек тә тизләтәләр. Әмма аны тапшырыр вакыт җиткәч, Булат авырып китә. Кинәт кенә тән температурасы 39 градуска менә, кичекмәстән хастаханәгә салалар аны. Тикшерә торгач, Булатка «саркома» дигән диагноз куела. Куркыныч хәбәргә ышанасылары килми. Бер табибтан икенчесенә йөриләр, төрле клиникаларда тикшеренәләр. Әмма кайда да бер җавап – егетнең аягында яман шеш барлыгын әйтәләр.

– Казан табиблары улымның аягын кисәргә дигәннәр иде. Әмма ул моңа каршы. Аяксыз каласы килми. Чирне җиңәсенә ышана. Дуслары, барлык туган-тумачалар, якташлар ярдәме белән акча җыеп, чит ил клиникасына да алып бардык. Аннан хәле уңайланып кайтты. Әмма химия терапияләре кирәк әле. Анысын Мәскәүдә алабыз. Бушлай булмады, башка чарасы булмагач, түләүлесенә ризалаштык. Әлегә таяк белән булса да, йөреп тора. Алда тагын химия курслары аласы бар. Тик бар да акчага килеп төртелә. Шуңа да изге күңелле кешеләрдән ярдәм сорарга булдык. Улымны бергәләп аякка бастырсак иде, – дип үтенә Талия ханым. – Булат, үз эшен башлыйм дип, дәүләт ярдәме белән атлар да алып җибәргән иде. Алар да кредитта бит әле. Сәламәтлеге какшап киткәч, атларны әлегә әтисе карап тора. Әмма улым бик тә аягына басасына өметләнә.

Булат Шәриповка булышырга теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизитлары:

Талия Сәхип кызы Шәрипова исемендәге Саклыкбанкы картасы номеры:

2202 2008 8401 4547.

Карта 89372897018 телефон номерына беркетелгән.

Шулай ук Саклык банкындагы счетка да акча күчерепбула.

Счет номеры: 40817810662313308994

Акча кабул итүченең банкы: «БАНК ТАТАРСТАН» бүлеге N 8610 ПАО    СБЕРБАНК
    БИК: 049205603
    Корр. счёт: 30101810600000000603
    ИНН: 7707083893
    КПП: 165502001.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү