Кешелекнең өч глобаль проблемасын билгеләделәр: вазгыять кая бара?

Швейцариянең Давос шәһәрендә шушы атнада узган традицион Бөтендөнья икътисадый форумында кешелек алдына якын араларда килеп басачак өч төп һәм дә глобаль проблемаларны санап чыктылар. 2033 елга кадәр булган перспективада климатик үзгәрешләрнең кискенләшәчәге, шул вакыт аралыгында кеше сәламәтлегенә зыян салырдай яңа эпидемия, пандемияләр яралу ихтималының зурлыгы һәм дә туктамаган кораллы конфликтлар, җирдә куркынычсызлык кимү аркасында туачак глобаль милитаризация.

Соңгы куркынычка тукталыйк. Җирдә, аның төньяк ярымшар дип аталган ягында чын-нан да яңа милитаризация баш калкытып маташа. Милитаризация ул – икътисадны хәрби рельсларга күчерү. Ул – азык-төлек, халык куллану товарларының күләме, ассортименты кимеп, өстенлекнең хәрби продукциягә бирелүе – патрон, снарядлардан башлап, стратегик ракеталарга чаклы барысын да чамасыз күләмдә күбрәк җитештерә башлау. Ул – шул ук ашкынып кораллану. Милитаризация дигәндә, шунысы бик тә шөбһәле: «Беренче актта сәхнә читендә мылтык эленеп тора икән, соңгысында ул атарга тиеш», – дигән кебек, корал күбәйгән саен аны куллану куркынычы да пропорциональ рәвештә арта.

Украинадагы конфликт атом-төш коралыннан башка тагын нинди корал системалары бар, барысын да сорап, таләп итеп, үзенә суырып тора. Без яшәгән илдә генә түгел, Европаның аерым дәүләтләрендә дә, океан артында да корал кою тизләнеш алып ята. Дәүләтләр арасында үзара ышаныч калмау сәбәпле һәркем сугыш учагына утын ташып кына калмыйча, кемдер саклану-оборонага, кемдер хәтта ки һөҗүмгә дә әзерләнә. Мондый начар сценарийның күптән, «салкын сугыш» елларыннан бирле туганы юк иде.

Милитаризациянең глобаль сугыш китереп чыгармаган тәкъдирдә дә миллионнарга кагылачак нәтиҗәсе ул, әлбәттә инде, халыкның тормыш дәрәҗәсе төшү. Акылдан язып корал койганда, дәүләтләр гадәттә гади кеше, аның мәнфәгатьләре, ихтыяҗларын икенче генә түгел, бишенче планга күчереп куя. Әмма тормыш сыйфаты начарлану бар тараф-ларда да бер үк төрле, бер чама була алмый. Барысы да иленә, җиренә карап. Чөнки икътисад торышы, икътисадый егәр төрле дәүләтләрдә төрлечә. Корал коючылар арасын-да маена чыдаша алмаган хәллеләр булган кебек, тормыш дәрәҗәсе дигәндә, авызын ачса, үпкәсе күренгәннәр, аягын юрганга карамыйча сузганнар да бар. Уртаклык шунда: мин-минлек белән амбицияләр иленә, икътисадына карамастан, күбесендә чиктән ашкан. Шул мин-минлек күп вакыт бәлагә илтә дә инде.

Ашкынып кораллану дигәндә, мәсәлән, шул ук американнарга бер дә артыгын көчәнәсе түгел. Элек тә шулай иде, хәзер дә. Шуны яхшы белгән хәлдә, алар дистә елларга сузылган «салкын сугыш» дәвамында СССР дигән илне корал кою ярышына ымсындырып торды. Хәер, АКШның беренче идеологик һәм хәрби дошман санаган СССРны, аның үзсүзле җитәкчеләрен артыгын котыртасы, кыстасы да булмагандыр. Нәтиҗәсе һәммәбезгә мәгълүм. Аларга карап, аларча кыланып, ярышып, ахырда без икътисадыбызны берьяклы иттек, имгәттек. Союзның юкка чыгуында да шул фактор төп рольләрнең берсен уйнады. Кемнәрдер иртәгә үк убылу, мескенлеккә чыгу, бетү юраса да, без яратмаган Сэм агай, телибезме-теләмибезме, инде менә ярты гасырдан артык дөньяның беренче икътисады. Дөнья икътисадындагы өлеше 20–25 процентка җиткән ил (чагыштыру өчен Россиянеке – 1.5–2.0 процент) алай тиз генә җәһәннәмгә олага алмый. Кем әйтмешли, үгезгә чуан чыкмый. Озын сүзнең кыскасы, «авырлык категорияләре» нык аерылу сәбәпле, элек баскан тырмага яңадан китереп басудан саклансак иде, диясе килә. АКШны, аның икътисадый потенциалын гына түгел, итәк астыннан ут йөртү сәләтен бәяләп бетермәү безгә бик тә кыйммәткә төшәргә мөмкин.

Корал кою темасыннан чыкмыйча, икътисадый куәте буенча дөньяда икенче урында торган Кытайга карыйк. Күк асты иле, геосәясәт дигәндә дә, кораллану дигәндә дә, үзен шактый ипле тота, дию дөрес. Ә бит алардагы егәр белән, артык тирләмичә генә, мәсәлән, боеголовкалар, стратегик ракеталар санын Россия белән АКШтагыча итеп, тигезләп кую берни түгел. Тик алар аны эшләми. Кытай, гомумән дә, тышкы сәясәткә караганда күбрәк эчкесе белән шөгыльләнә. Һәм бик  дөрес эшли. Мәктәп дәреслекләреннән хәтерлим: аларның фәлән йөз ел элек булган чикләре, картада сарыга буялган биләмәләре якынча бүгенге дәүләт чикләре, бүгенге биләмәләргә тәңгәл. Ягъни ул олы халык яулап алулар, экспансия белән артык мавыкмаган. 6–7 мең чакрымга сузылган, саклану максатыннан торгызылган Бөек Кытай стенасы да моңа саллы дәлил…

Без гомер иткән илгә дә чималга бәйлелектән котыласы, фәнни потенциалны үстереп, технологияләр тудыручы, аларны тормышта актив кулланучы дәүләткә әвереләсе, халыкның тормыш сыйфатын алдынгы илләр дәрәҗәсенә җиткерәсе иде…

Әлегә исә пенсия алучы, бюджет өлкәсендә эшләүчеләргә генә түгел, бар булган халыкка нефть белән газдан кергән табышның кискен кимемәвен теләргә генә кала. Чикләүләр аркасында, «кара алтын» дигәнебезнең саллы дисконт белән сатылуы гына җитмәгән, сату күләмен дә эмбарго кертеп, буып маташалар. «Кара көн»гә дип җыйган Милли муллык фонды, алтын-валюта запаслары да төпсез кое түгел. Димәк, мәгълүм низагның, аның белән бергә хәтсез ил кереп киткән милитаризациянең берәр хикмәт белән туктавына өмет иткән җәһәттә дә, барыбызга да, матди яктан да, рухи яктан да, бик үк яхшы булмаган сценарийларга, вазгыятькә әзер тору ләзем.

Наил Шәрифуллин


Фикер өстәү