Бүгенге киңәшмәдә Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов берничә мәсьәләне билгеләде. Киңәшмә барлык муниципаль районнарны видеоконференцэлемтә аша тоташтырып, Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узды.
Киңәшмәдә Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.
Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, узган атнада Татарстанда салкыннар торды, хәзер температура климат нормалары чикләрендә тотрыкланды, шулай да республика халкы җылылык белән бәйле проблемаларга зарлануын дәвам итә. «Күп санда хәбәрләр — шикаятьләр социаль челтәрләрдә теркәлгән. Иң күп өлеше эре муниципаль шәһәр округларыннан — Казан, Чаллы, Түбән Кама муниципалитетларыннан килә, — диде Рөстәм Миңнеханов. — Әгерҗе шәһәрендә кешеләр узган ел ахырыннан җылылык һәм кайнар су белән тәэмин итүдә чикләүләр булуга зарланалар. Шулай ук 18 гыйнварда Азнакайда авария булган, нәтиҗәдә 186 күп фатирлы торак йорт җылылыксыз калган.
Вәзгыятьне тиз арада җайладылар, ләкин шуңа да карамастан бу — сигнал, мондый әйберләр булмаска тиеш, дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов, җылылык челтәрләрендә тәртип тәэмин ителергә тиеш, котельныйларны күзәтергә кирәк.