Дәүләт Думасында гомум мобилизацияне нинди очракта игълан итә алуларын аңлаттылар

Дәүләт Думасының оборона комитеты әгъзасы Виктор Соболев журналистларга өлешчә мобилизация тәмамланды, һәм аның икенче дулкыны бөтенләй булмаячак, дип белдерде Газета.Ru.

«Әгәр хәрби-сәяси вәзгыять кинәт негатив якка үзгәрсә, ә хәрби хәрәкәтләр үз рамкаларын Украина чикләреннән, әйтик, Польша һәм Балтыйк буена киңәйсә, бездә инде өлешчә түгел, ә гомуми мобилизация булачак. Шуннан соң инде беркем дә читтә калмаячак. Әмма әлегә көн тәртибендә бу сорау тормый, һәм 2023 елда һичшиксез тормаячак «, — дип аңлатты депутат.


Фикер өстәү