Авыл хуҗалыгы җирләрендә ком һәм вак таш чыгаруны тыячаклар

Авыл хуҗалыгы министрлыгы закон проекты эшләячәк.

Россия вице-премьеры Виктория Абрамченко авыл хуҗалыгы максатындагы җирләрне, шул исәптән кыр-басулар һәм виноград җирләрен файдалы казылма чыгару максатында башка категориягә күчерүне тыйган закон проекты эшләргә кушкан. Аны Авыл хуҗалыгы министрлыгы эшләячәк.

Төзәтмәләр 15 апрельгә әзер булырга тиеш. Закон проекты авыл хуҗалыгы җирләрен файдалы казылмалар: ком, вак таш, гравий, кызыл балчык, известьташ һәм карьеры ысулы белән чыгарыла торган башка төзелеш материалларын чыгарудан сакларга тиеш.

Файдалы казылмалар исемлеге һәр төбәк өчен аерым билгеләнеп, Экология һәм табигать ресурслары министрлыгы тарафыннан расланачак. Әлегә җир асты биләмәләре турында закон гамәлдә булып килә. Анда авыл хуҗалыгы җирләрен файдалы казылма чыгару максатында файдалану каралмаган. Әмма башка категориягә күчерелгән очракта, мондый җирләрдә казылма байлык чыгарырга мөмкин.


Фикер өстәү