Машинада дәүләт чиген кисеп чыгу өчен теркәлергә кирәк булачак

Россиядә машина йөртүчеләргә дәүләт чиген узу өчен көнен һәм вакытын алдан броньлап кую бурычын йөкләргә җыеналар.

Дәүләт Думасының Транспорт һәм инфраструктураны үстерү комитеты рәисе Евгений Москвичев “Россия Федерациясендә автомобиль юллары һәм юл эшчәнлеге турында” законга тиешле төзәтмәләр әзерләгән, дип хәбәр итә ТАСС,

Чикне кисеп чыгуның мондый тәртибен 2024 елның 1 мартына кадәрге чорга билгеләргә ниятлиләр. Шул ук вакытта яңалык инде агымдагы елның 1 мартыннан ук әкренләп кенә гамәлгә кертелә башларга мөмкин.
Хөкүмәтнең чикне кисеп чыгу көнен һәм вакытын броньлау өчен таләп ителгән документлар исемлеген, транспорт чарасының күрсәтелгән вакытта чикне узуын контрольдә тоту тәртибен раславы күздә тотыла.
Йөртүчеләр чикне кисеп чыгу көнен һәм вакытын электрон ташу-йөртү документларының дәүләт мәгълүмат системасы (государственная информационная система электронных перевозочных документов) платформасында (Россия Транспорт министрлыгы карамагында) броньларга тиеш булачак.

Хезмәт күрсәтү – бушлай. Платформада броньланмаган теләсә кайсы көндәге вакытны броньлап куярга мөмкин.


Фикер өстәү