Цифрлы авыл. «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган Кырым-Сарай турында  

Һәр бинасына куар-кодлар, авылда күзәтү камералары урнаштырылган җирлек турында ишеткәнегез бар идеме? Узган ел «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия конкурсында җиңү яулаган Кырым-Сарай авылында менә шулай замана белән бергә атлыйлар. Әлеге җиңү авыл халкы өчен нинди мөмкинлекләргә юл ача? Без шул хакта белештек.

Цифрлаштыру Баулы районының Кырым-Сарай авыл җирлегенә 13,5 миллион сум акча китергән. Башлык Дамир Шакирҗанов сөйләвенчә, җирлеккә ике авыл керә, аларда 475 кеше яши. Мортаза авылында татарлар гомер итсә, Кырым-Сарай халкының күпчелеге – урыслар. Кеше саны буенча зур булмаган авылның мәктәбе дә, клубы да, балалар бакчасы да, чиркәве дә, инвалидлар өчен интернаты да, паркы да, янгын сүндерү депосы, ФАП, полиция участогы да бар. Һәйкәлен дә, якташлары – Советлар Союзы Герое Михаил Панарин бюстын да ясап куйганнар.

– Бәйгедә отуыбызның сере – әлеге биналарның барысына да куар-кодлар урнаштыруыбыз, – дип аңлатты Дамир Шакирҗанов. – Хәзер һәр җирдә цифрлаштыру турында сөйләп торалар, безнең дә моннан читтә каласыбыз килмәде. Әлеге номинациядә Татарстаннан бер безнең җирлек кенә катнашуы тагын да зуррак горурлык хисләре уята.

Куар-кодларны телефондагы махсус кушымта аша ачып, объектларның төзелү тарихын, елын, мәйданын, кыскасы, барлык мәгълүматны алырга мөмкин. Авылга керү юлындагы зур элмә тактага да урнаштырганнар куар-кодны. Анысыннан авылның тулы тарихын белергә мөмкин икән.

Шулай итеп, авыл җирлеге «Иң яхшы муниципаль практика» конкурсының «Цифрлы технологияләр һәм платформалы карарлар кертү юлы белән модернизацияләү («акыллы шәһәр»)» номинациясендә җиңеп чыккан. Өстәвенә, Татарстанда «Иң төзекләндерелгән җирлек» бәйгесендә өченче урын алып, 198 мең сум акча алуга ирешкәннәр.

– Бәйгедә катнашып, җирлек өчен шуның кадәрле акча алу – зур уңыш дип саныйм. Авылда яшәүчеләрнең тормыш шартларын яхшыртуның бер чарасы бу. Берничә җирдә күзәтү камералары урнаштырылган иде, акчаның бер өлешен өстәмә камералар куюга тотарбыз, дип торабыз. Мөмкин булган урыннарга андый җиһазлар урнаштырып чыксак, урлашу, тәртипсезләнү очраклары да булмас иде. Районга барып йөрмәс өчен, электрон терминаллар кую уе да бар. Моннан тыш, куелган куар-кодларны да яхшылап карап, яңгыр-карда бозылмаслык итеп эшләтәсе иде. Дөресен әйткәндә, бу җиңү һич көтелмәгәнчә булды. Шуңа күрә әлегә акчаны нәрсә өчен тотасын кистереп кенә әйтә дә алмыйбыз. Ләкин ул, һичшиксез, үз урынын табар.

Шунысы мөһим: әлеге акчаны авылны цифрлаштыруга гына түгел, ә төзекләндерүгә дә тота алачаклар. Бу исә авыл халкының тормышын яхшыртуның тагын бер чарасы булып тора.

Аңлатып китик. «Иң яхшы муниципаль практика» бөтенроссия кече шәһәрләр конкурсын 2018 елдан бирле оештырып киләләр. Биш ел эчендә республикадагы җирлекләр 38 тапкыр 2,5 млрд сум федераль грантка ия булган. Узган ел әлеге дәрәҗәле бәйгедә ике җирлек җиңү яулаган. Аларның икенчесе – Алексеевск шәһәре. Беренче номинациядән аермалы буларак, биредә территориаль иҗтимагый үзидарә советларының халык белән тыгыз элемтәдә булуларына басым ясалган.

– Әлеге бәйгедә җиңү җиңел булмады, – диде Алексеевск шәһәре башлыгы урынбасары Валентина Увакина. – Аның беренче этабы 2021 елда узган иде. Без ул чагында Россия буенча өченче урынга лаек булдык. Әлеге талпыныш үз көчебезгә ышанырга сәбәп булды, барлык җитешсезлекләрне карап чыгып, территориаль иҗтимагый үзидарәләрнең эшен тагын да камилләштердек. Шулай итеп, без узган ел республикада – беренче, Россиядә өченче урынга чыгып, 27 млн сум акча оттык. Бу – безнең өчен бик зур акча һәм, әлбәттә инде, зур мөмкинлекләр.

Валентина Увакина әйтүенчә, акчаның бер өлешен җәяүлеләр өчен юллар салуга, икенчесен яр буен төзекләндерүгә тотмакчы булалар. Бүген Алексеевск шәһәрендә 11 мең 700 кеше яши һәм өч территориаль иҗтимагый совет үзидарәсе эшли.

– Алар һәрдаим халык белән тыгыз элемтәдә эшли. Теләсә нинди проект шәһәрдә яшәүчеләр белән бергә уртага салып хәл ителә. Бу аларга төзекләндерү, торак-коммуналь хуҗалык өлкәсендәге проблемаларны вакытында ачыкларга һәм хәл итәргә ярдәм итә. Алар халык белән төрле бәйгеләр («Иң яхшы ишегалды», «Иң яхшы клумба», «Иң актив кеше») уздырды, шулай ук экология, спорт чараларына да зур игътибар бирелде. Моннан тыш, территориаль иҗтимагый советлар «Безнең ишегалды» программасында да актив катнаша. Узган ел биш ишегалды төзекләндерелде, – диде ул.

 

Зөһрә Садыйкова

 


Фикер өстәү