Чаллыда Казаннан килгән мәктәп укучысы югалган

Чаллыда полиция 15 яшьлек Валерий Ерофеевны эзли. Казанда яшәүче кыз Чаллыда югалган. Ул 19 гыйнварда 27/14 йортыннан чыгып китә һәм башка элемтәгә чыкмый.

Билгеләр: буе165 сантиметр, чәче озын, чәчләре җирән төстә. Бер кашы өстендә шрамы бар.

Өйдән чыгып киткәндә кызның өстендә кара куртка, шәмәхә төстәге күлмәк, ак аяк киеме була. Шулай ук үзе белән кара рюкзагы булуы билгеле.

Әлеге кешенең кайда булуы турында мәгълүматлары булган һәркемгә 112, 8 927 412-69-99 яки 8-904-675-70-06 номеры буенча шалтыратуларын сорыйлар.


Фикер өстәү