Тагын 200 мең кешене мобилизацияләү турындагы хәбәрне аңлатканнар

Россия Президенты матбугат секретаре Дмитрий Песков Украинадагы махсус хәрби операциядә катнашу өчен Россиядә тагын 200 мең кешене мобилизацияләргә ниятләнелүе турында CNN хәбәрен кире каккан. Бу хакта ТАСС хәбәр итә.

Песков, Америка телеканалының, янәсе, Россия Президенты Владимир Путинның яңа мобилизация дулкыны мөмкинлеген каравы турындагы хәбәре җәһәтеннән, имеш-мимешләр генә бу, дип белдергән.
Моңа кадәр CNN, үз чыганакларына таянып, Россия хакимиятендәгеләрнең тагын 200 мең кешене мобилизацияләргә җыенуын, аның беренчесенә караганда тынычрак, шау-шусыз гына уздырыласын хәбәр иткән булган.


Фикер өстәү