Үзеңнеке итеп яратырга кирәк! Балтач районының Олы Лызи авылында гомер итүче Маргарита Васильева әнә шулай ди. Ул 20 елдан артык социаль хезмәткәр булып эшли. Шушы вакыт аралыгында ул 19 әбине тәрбияләгән. Бүген исә ике карчык янына барып йөри, өченчесен тәрбиягә алган. Олы йөрәкле ханым белән тәрбиягә алган өлкән буын кешеләре хакында сөйләштек.
– Мин – сәүдә кешесе. 1990 нчы елларда кибетче булып эшләдем. Бик авыр чаклар. Халык авыр яши, ә кибетчегә зур планнар куялар, бурычка да бирергә ярамый. Уйладым да эшемнән китәргә булдым, – дип искә ала Маргарита. – Бераздан «социаль хезмәткәрләр кирәк» дигән хәбәр ишеттем дә тәвәкәлләп барып карарга булдым. Әкренләп башта бер әбине, аннан икенчесен алдым. Берьюлы алты әби тәрбияләгән чаклар да булды.
Маргарита – удмурт хатыны, татарчаны су урынына эчә. Русча да чиста сөйләшә. Телне белү әбиләр белән дуслаштыра инде. Яшерми, олы кешенең төрле чагы була. Кайчак авыр сүз дә әйтеп ташлыйлар, кайчак көтмәгәндә мактап та куялар. Маргарита аларны аңлый, холыкларын өйрәнә. Бөтен эшләрен башкара.
Өлкәннәр янына билгеле бер сәгатьләрдә барып йөриләр. Әмма, Маргарита әйтмешли, авылда махсус минутлар санап йөреп булмый. Олыларны гел күз уңында тотарга, хәлләрен белеп торырга кирәк. Иң авыры – өлкәннәрнең вафат булуы, ди Маргарита. Якын кешеңне югалту бик авыр, ди. Авырып киткәннәре дә бар. Әле менә шушы араларда бер әбигә инсульт булган. Аны читтә яшәүче кызы үз янына алачак. Үз кешесенә әйләнгән әбисе дә бар бит әле! Анысы аеруча игътибар көтә.
Маргарита 85 яшьлек Идея Жилинаны үзе гаиләсенә моннан 3 ел элек ала. Ире дә каршы килми. Киресенчә, олы йөрәкле булуына сокланалар гына.
– Идея ханымның беркеме дә юк. Ул бик белемле, укымышлы. Үзенә булган тәрбия өчен бик рәхмәтле. Мине шушы кеше рәхмәтләре яшәтә дә инде, – ди Маргарита. – Бервакыт Идея ханымның гаиләдә яшисе килүен ишеттек. Кызгандык без аны. Тормышыбыз җитеш. Улым белән кызым Казанда яши. Улымның үз гаиләсе, кызым кияүдә түгел әле. Алар читтә булгач, икәү генә нишләп ятар идек? Идея ханым безгә зур иптәш тә әле ул. Мин аны бик якын итәм. Бар тәрбиямне бирергә тырышам. Эшемә барып кайтам да тизрәк әбием янына ашыгам. Кадер-хөрмәттә яшәтергә тырышабыз. Бөтен гаиләбез белән ияләндек үзенә. Балалар белән оныклар кайта да иң элек, әби дип, янына кереп китәләр. Үз әнием дә олы яшьтә. Авылыбызда яши. Аны да ташламыйм. Гел хәлен белеп, ярдәм итеп торам.
Маргаритага – 56 яшь. Тормышның кадерен, яшәүнең ямен белеп яши. Ирен җир йөзендәге иң яхшы кеше дип атый. Шулай булмаса, катлаулы операция кичергәннән соң Идея ханымны күтәреп йөрмәс иде.
– Картлыгымда мондый кадер-хөрмәт күрермен дип уйламаган идем. Кан басымымны үлчи, юындыра, киендерә, ашата-эчертә. Вакытында даруларымны биреп тора. Җылы сүзен кызганмый. Мин аларга бик рәхмәтле, – ди Идея ханым.
Идея ханым мунча керергә бик ярата икән. Юындырып чыгаргач, Маргаританы бик озак җибәрмичә кочаклап тора икән. Шул чакта битләремне үбә, дип сөенә Маргарита.
– Игелекләр эшләү кирәк. Гөнаһларыбыз да аз түгелдер. Ходай каршысына барасы бар бит әле. Анда буш кул белән генә булмас, – ди Маргарита. – Һәр эшнең үз авырлыгы. Әмма йөрәк кушканны тыңларга кирәк. Кешеләргә булышыр өчен иң элек аларны ярату кирәк. Үзеңнеке итеп кабул итсәң, якын итсәң, ул да сине чит итми. Без исә Идея ханымны рәхәттә яшәтә алганыбызга сөенәбез генә. Үзебезне дә картлык көтә бит!
Сүз уңаеннан, Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова киңәйтелгән еллык коллегиядә Татарстанда 36 өлкән кешенең чит гаиләләрдә үз кеше булып яшәве хакында сөйләде. «Бер кечкенә картлар йорты кадәр бит бу. Мәрхәмәтле кешеләр әнә шулкадәр олыларны гаиләле итте», – диде ул.
Шушындый мәрхәмәтле гаиләләр турында белсәгез, безгә дә хәбәр итегез. Сездән хатлар көтеп калабыз.
Гөлгенә ШИҺАПОВА
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat