Иртәгә Татарстанда торак-коммуналь хезмәтләр буенча туры линия ачыла

Иртәгә Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы “Торак-коммуналь киңәшләр” дигән туры линия ача. Чара Россия Президентының республикадагы кабул итү бүлмәсендә узачак, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Халыкны борчыган сорауларга министрлыкның Торак-коммуналь хуҗалык идарәсе башлыгы Айрат Галләмов җавап бирәчәк. Чара иртәнге 10нан көндезге 12гә кадәр үткәрелә.
Мөрәҗәгать итү өчен телефон: 8(843)221-80-35.


Фикер өстәү