Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атнасы төгәлләнә

2-5 ноябрь көннәрендә “Бердәм Россия” партиясе Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә Бөтенроссия халыкны кабул итү атнасы уздырыла.

Торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча халыкны кабул итү атнасы “Кайнар линия” (5 ноябрьдә 10.00 сәгатьтән 12.00 сәгатькәчә) белән төгәлләнәчәк. Мөрәҗәгать итүчеләрне Россия Дәүләт Думасы депутаты Ольга Павлова, Татарстан Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгы, Тарифлар буенча Дәүләт комитеты, Казан Торак-коммуналь хуҗалык комитеты вәкилләре тыңлаячак. 12.00 сәгатьтә Россия Дәүләт Думасы депутаты Мурат Гаделшин бер сәгатьлек кабул итү уздырачак.

Кабул итүгә алдан язылып кую һәм өстәмә мәгълүматлар алу өчен телефон: 8(843)238-10-00.

Халыкны кабул итү Skype (Priemnayaer116), WhatsApp (8-987-205-00-63) элемтә каналлары, шулай ук “Кайнар линия” телефоны (8-800-201-16-00) (“Мой депутат” порталы) аша хәл ителә.

 

 


Фикер өстәү