Синоптиклар бәйрәм атнасында һава торышы нинди булачагын фаразлады

Татарстанда бу атна ахырында җепшек кар, яңгыр һәм көчле җил булуы көтелә.

Ноябрьнең 3сеннән 5сенә кадәр явым-төшем көтелми. 4се төнлә 1 градус җылыдан 5 градуска кадәр салкын булуы көтелә, ә 5се 4 градус җылыдан 1 градуска кадәр салкын булуы фаразлана.

Җомгадан якшәмбегә кадәр һава торышында үзгәрешләр көтелә: көчле җил, җепшек кар, яңгыр явуы фаразлана.

6сы һәм 7се төнлә 0-4 градус җылы, көндез 3-8 градус җылы булуы ихтимал. Ә 8е төнлә 5 градуска кадәр салкын, ә көндез 4 градус җылы булачак.

Һава торышындагы кискен үзгәрешләр булу сәбәпле, юлларда сак һәм игътибарлы булу сорала.


Фикер өстәү