Лифт коронавирус йоктыру куркынычы зур булган урын дип табылган

Лифтта сезгә кадәр коронавирус йоктырган кеше булса, анда коронавирус йоктыру куркынычы югары, дип белдерде РИА Новостига Роспотребнадзор эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының молекуляр диагностика үзәге әйдәп баручы эксперты Михаил Лебедев.

«Әгәр инфекцияле кеше йөткерсә, коронавирус инфекцияләре күпмедер вакыт һавада кала бирә, өстәвенә, ул кечкенә һәм җилләтелми», — дип аңлатты ул.

Россиядә пандемия башланганнан соң 1,7 миллион кеше коронавирус йоктырган, 28 меңе һәлак булган, 1,2 млн россияле сәламәтләнгән. Иң күп авыручылар Мәскәүдә теркәлгән.


Фикер өстәү