Медицина битлеге урынына шарф белән капланып йөрсәң ярыймы?

Битлекне шарф белән алыштырырга ярамый, шулай ук аны дөрес кияргә кирәк, бары тик шул чагында гына ул коронавирус инфекциясеннән саклаячак. Бу хакта РИА Новости агентлыгы Россия Кулланучы хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек федераль хезмәте (Роспотребнадзор) эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының молекуляр диагностика үзәге әйдәп баручы эксперты Михаил Лебедевка сылтама белән хәбәр итә.

«Шарф берничек тә вирустан саклау чарасы була алмый. Битлек – барьер тибындагы шәхси саклану чарасы, ул вирус һәм кеше арасында киртә куя», — дип белдерде Лебедев.

Ул билгеләп үткәнчә, битлек йөзгә сыланып торырга, борын һәм авызны капларга тиеш. Аны чиста кул белән кияргә, тыныч халәттә 2-3 сәгатьтән дә артык киеп йөрмәскә кирәк. Физик эш белән шөгыльләнгәндә исә битлекне дымлануга ук алыштыруың хәерле, дип ачыклык кертте эксперт.


Фикер өстәү