Ана телен балалар бакчасыннан өйрәнергә кирәк

Бүген Татарстан Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе Аксубай районында милли мәгариф хәле белән танышты. Очрашу Иске Кармәт авылында, Хәсән Туфан әдәби музеенда башланып китте. Комиссия әгьзалары «Кояшкай» балалар бакчасында да булды.


Җәмгысе Аксубай районында 5 балалар бакчасы бар. Аларның берсендә дә татар төркеме юк. Марат Әхмәтов ата-аналар белән берлектә тәрбия чараларын ана телендә оештырырга тәкъдим итте. Комиссия рәисе чуаш төркемен оештыру зарурлыгын да ассызыклады. «Кечкенәдән ана теленнән биздерсәк, киләчәк өметсез»,- диде ул.
Очрашуда Яңа Чишмә районы башлыгы Владислав Козлов кечкенә төркемнәрне кушу проблемасы барлыгын да әйтте. Ике төркемне кушкач, эштән кыскарту мәсьәләсе дә килеп баса, диде ул. Марат Әхмәтов әлеге мәсьәләне өйрәнәчәкләрен әйтте.


Фикер өстәү