Коронавирусның пик ноктасы кайчан булачагы фаразланды

Россиядә COVID-19 инфекциясен йоктыручылар саны артып, ноябрьдә иң зур күрсәткечкә җитәчәк. “Роспотребнадзор” эпидемиология фәнни-тикшеренү институтының Молекуляр диагностика үзәге белгече Михаил Лебедев ТВЦ хәбәрчесенә шулай дип белдергән.

Әмма, белгеч әйтүенчә, 2020 елның язындагы хәлләрнең кабатлануы көтелми. Коронавирус таралу куркынычын киметү өчен гадәти саклык чараларын күрергә: битлек кияргә, үзара ераклык сакларга кирәк. Моннан тыш күпләп прививка ясату да инфекция таралуны тоткарлаячак, дигән Лебедев.

Белгеч аңлатып үткәнчә, вирус вакытлар узу белән көчсезләнәчәк. Шуңа күрә 2021 ел азагына коронавирус инфекциясе шуның кадәр куркыныч проблема булудан туктаячак, дигән ул.

Бу көннәрдә  Калининград өлкәсе коронавирус буенча “кызыл зона”дагы төбәкләр исемлегенә эләккән. Гомумән, Россиядә август урталарыннан инфекция шактый ук киң таралган субъектлар саны 12дән 20гә җиткән.

 


Фикер өстәү