Путин тәнкыйте – кәнфит түгел: даруханәләр антибиотиклар белән тәэмин ителәчәк

Россиядә цефуроксим, цефиксим һәм башка антибиотиклар җитештерү һәм аларны даруханәләргә китерүдә өзеклекләр бетерелде, дип белдергән Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында. Хәтерләсәгез, моңа кадәр Президент Владимир Путин ведомство башлыгы Денис Мантуровны препаратларга кытлык барлыкка килгән өчен тәнкыйтьләгән иде.

“Амоксициллин, амоксициллин плюс клавулан кислотасы, цефуроксим, цефиксим, кларитромицин препаратларын җитештерү һәм әйләнешкә кертү өзеклекләрсез хәл ителә”, – дип хәбәр иткән ведомство. Бу хакта ТАСС яза.

Исегезгә төшерәбез: атна башында Путин Хөкүмәт әгъзалары белән киңәшмәсендә даруханәләрдә кайбер препаратларга кытлык барлыкка килүе, кайберләренең кинәт кенә кыйммәтләнүе турында белдергән иде. Ул Мантуровны даруларга бәйле хәлне контрольдә тотарга һәм аларның запасын булдырырга чакырды.


Фикер өстәү