Балалар антибиотикларына кытлык барлыкка килгән

Балалар антибиотигы, яшәү өчен мөһим дарулар исемлегенә кертелгән цефуроксим препараты сатуда юкка чыккан. Бу хакта “Ведомости” үз белгечләренең даруханәләргә ясаган анализына таянып яза.

Суспензия әзерләү өчен гранулалы препаратны “Зиннат” бренды белән Швейцариянең Sandoz компаниясе эшләп чыгара икән. Басма мәгълүматларына караганда, даруны Мәскәүдә, Санкт-Петербург, Волгоградта, кайбер башка шәһәрләрдә көндез чыра яндырып эзләсәң дә табып булмый.

Шул ук вакытта даруханәләрдә балалар өчен цефиксим антибиотигы да күренми башлаган. Гәрчә әле монысын кайбер даруханәләрдә табарга мөмкин булса да, дип яза “Ведомости”.

Белгечләр әйтүенчә. даруханәләрдә цефуроксим һәм цефиксим перепаратлары юкка чыгуның бер сәбәбе – хәзерге вакытта чирләүчеләрнең күбәеп китүе.


Фикер өстәү