Дәүләт Думасында пенсиягә чыгу яшен киметү турында закон проектын әзерләгәннәр

Дәүләт Думасының “Справедливая Россия – За правду” фракциясе депутатлары Хөкүмәткә закон проекты җибәргән. Анда Россиянең яңа төбәкләрендә – Донецк, Луганск халык республикаларында, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә ир-атларга – 60 яшьтән, хатын-кызларга – 55 яшьтән пенсиягә чыгу тәкъдим ителгән. Бу хакта ТАСС документ күчермәсенә таянып яза.

“Иминият пенсияләре турында” законга төзәтмәләр кертү тәкъдим ителә.
“Россия составына кергәнче, Донецк һәм Луганск халык республикаларында ир-алар – 60 яшьтән, хатын-кызлар – 55 яшьтән, ә Запорожье һәм Херсон өлкәләрендә – 60 яшьтән чыга иде. Димәк, яңа ватандашларыбызга пенсиягә чыгу шартлары начарлана. Мондый хәлне ашыгыч төстә үзгәртергә кирәк”, – дигән фракция башлыгы Сергей Миронов.

Сәясәтче әйтүенчә, социаль гаделлекне торгызу гына түгел, әлеге җирләрдә хезмәт итүгә өстәмә этәргеч тә бирәчәк әле бу.


Фикер өстәү