Татарстан Президенты “Украина. На переломах эпох” мультимедиа күргәзмәсе белән танышты

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов “Украина. На переломах эпох” мультимедиа күргәзмәсе белән танышты. Күргәзмә “Россия – моя история” тарихи паркында оештырылган. Экспозициянең ун залы, Борынгы Рус дәүләтеннән алып, бүгенгә кадәрге зур тарихи чорны үз эчендә сыйдырган.

Экспозициядә кенәз Владимирның Русьны чукындыруы, Малороссиянең Русь патшалыгына кертелүе, Кырымның кушылуы, Екатерина II идарә иткән чорда Новороссиянең барлыкка килүе, УССР оештырылу, 1941-1945 елгы Бөек Ватан сугышы, СССР таркалу, Украинаның яңа тарихы башлану, Донбасс фаҗигасе, Кырым һәм көньяк-көнчыгыш төбәкләрнең Россиягә кире кайтарылуы чагылдырылган.

Рөстәм Миңнеханов күргәзмәне югары бәяләде. “Көн кадагына суга торган, яңа формат. Дәүләтебезнең тарихы, Украинадагы хәлләр – барысы да җиңел телдә, бик ачык бирелгән. Әлбәттә, проектны эшләүчеләргә зур рәхмәт. Безнең һәркайсыбыз үз тарихын белергә тиеш. Аеруча балаларга кагыла бу. Биредә барысы да югары профессиональ дәрәҗәдә, бик яхшы оештырылган”, – диде Президент.

“Украина. На переломах эпох” мультимедиа күргәзмәсе Казанда 24 гыйнвардан 24 февральгә кадәр булачак.


Фикер өстәү