Бер хатын-кыз тумаган сабыйлар өчен 27 миллион сум күләмендә социаль түләү алган

Хабаровскида яшәүче бер хатын-кыз, тумаган сабыйларга социаль түләү алып ятучы төркем оештырган өчен, биш ел буе төрмә шулпасы эчәчәк.

Ул ахирәте белән 2020 елның гыйнварыннан 2021 елның ноябренә кадәр социаль яклау үзәгендә эшләгән. Алар булмаган балаларына ЗАГСтан туу турында таныклык алырга әзер торучы хатын-кызларны эзләп тапкан. Шуннан соң бу хатыннар социаль түләүләр, шул исәптән ана капиталы алган. Ялган аналардан тыш, тагын 23 кешенең әлеге аферага кагылышлы булуы ачыкланган.

Шулай итеп, ялган документлар нигезендә барлыгы 27 миллион сум акча кулга төшерелгән. Ялган аналарга акчаның аз өлеше генә эләгүе, зур суммаларның мошенниклар кесәсендә калуы мәгълүм.

Афераны оештыручы хатын-кыз түләүләр һәм пособиеләр алу буенча барлыгы 23 җинаять кылуда үз гаебен таныган. Ул биш ел буе гомуми режимдагы төзәтү колониясендә утырачак. Әлегә, балаларына 14 яшь тулмау сәбәпле, төрмә җәзасы кичектерелгән.


Фикер өстәү