23 февральгә багышлап, «Солдатка хат» акциясен игълан ителде

«Ярдәм янәшә!» республика иҗтимагый хәрәкәте, 23 февральгә багышлап, «Солдатка хат» акциясен игълан иткән. Татарстанда яшәүче теләсә кем махсус хәрби операция зонасындагы солдатларга хат язып салырга мөмкин, дигән сүз бу. «Без махсус хәрби операция зонасында хезмәт итүче егетләребезгә даими рәвештә гуманитар йөкләр җибәрәбез. Аларның һәркайсында хатлар да була. Өйләреннән ерактагы ир-егетләргә йөрәктән чыккан җылы сүзләр бик кирәк», – ди хәрәкәт координаторы Тимур Сафин.

Хатларда, хәрбиләрне бәйрәм белән котлап, теләктәшлек сүзләре язарга, өйләреннән сәламнәр юлларга мөмкин. Конвертка әле тагын рәсем ясап салырга да була. Акциядә олысы-кечесе, барча кеше катнаша ала. Солдатларга хатны гаилә белән яки дуслар белән күмәкләшеп язарга да мөмкин. Аны гуманитар ярдәм кабул итү пунктына алып килү сорала. Бүгенгә Татарстанда 84 шундый нокта эшләп килә. Барысының да адреслары «Ярдәм янәшә!» хәрәкәте сайтында (ярдям.рф) «Ничек ярдәм итәргә?» («Как помочь») бүлегендә күрсәтелгән.


Фикер өстәү