Чаллыда бер нәни кызны таганнан еккан иргә 100 мең сум акча түлиячәкләр

Ир-атка карата чыгарылган хөкем карары юкка чыгарылган, аны аклаганнар.

Хәтерләсәгез, Чаллыда бәйрәм чараларын алып баручы Антон Трусовның таганнан бер кызчыкны егуы зур шау-шу куптарган иде. Әмма кассация суды аны аклаган. Менә хәзер ул җинаять җаваплылыгына нигезсез тартылу сәбәпле үзенә китерелгән әхлакый зыян өчен компенсация – 100 мең сум алачак. Акчаны Антонга Финанс министрлыгы түләргә тиеш. Суд карары үз көченә кермәгән әле, дип хәбәр итә шәһәр суды матбугат хезмәте.

Бу хәл 58/25 янындагы балалар мәйданчыгында була. Анда ике кызчык таганда атына. Берсе, егылып, бите белән җиргә барып төшә. Әтисе, кызчык янына йөгереп килә дә, юата башлый. Шуннан соң икенче кызчыкка таганга утырырга куша. Кыз утыргач, ир таганның буш очын кулы белән кинәт кенә аска төшерә һәм бала җиргә егылып төшә. Боларның барысы да күзәтү камерасы яздырган кадрларда бик ачык күренә.
Ир, “Кыйнау” статьясы буенча җинаять эше кузгатылып, дүрт айга төзәтү эшләренә хөкем ителгән. Әмма Самарада узган алтынчы кассация суды хөкем карарын юкка чыгарган. Шуннан соң ир яла ягу турында гариза белән полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның үзе әйтүенчә, яла ягучы – таганнан егылып төшкән кызның әтисе.


Фикер өстәү