Рөстәм Миңнеханов: «Тикшерү идарәсе үзе алдына куелган бурычларны үтәүгә иреште»

Президент әйтүенчә, республикада коррупциягә бәйле җинаятьләр ачу эше югары дәрәҗәдә алып барыла.

Татарстан буенча Тикшерү идарәсенең еллык коллегиясендә ведомствоның узган елдагы эшчәнлегенә йомгак ясалды. Республика Президенты Рөстәм Миңнеханов идарә эшчәнлеген уңай бәяләде.
— Тикшерү идарәсе үз бурычларын үтәүгә иреште. Узга еллардагы җинаятьләрне ачуда сизелерлек уңышларга ирешелде. Бүген ведомство алдында җитди бурычлар тора. Махсус хәрби операция алып барылган бер мәлдә җәмгыятьне тотрыксызландыручы хәлләргә юл куймау буенча чаралар күрергә кирәк, – дип белдерде Рөстәм Миңнеханов.

Ул шулай ук республикада коррупциягә бәйле җинаятьләр ачу эшенең югары дәрәҗәдә алып барылуын искәртте. Шул ук вакытта намуслы эшмәкәрләрнең мәнфәгатьләрен якларга, эшләү өчен уңай шартлар тудыруга ярдәм итәргә, шулай ук бизнеска басым ясау өчен хезмәт вазыйфасыннан файдалануга юл куймаска кирәк, диде ул.


Фикер өстәү