Чаллыда яшәүче хатынның гәүдәсен аның үлеменнән соң ике атна узгач кына тапканнар

Чаллыда яшәүчеләр, 20 нче комплекс йорты подъездында начар ис таралуга борчылып, алдагы көнне полиция бүлегенә шалтыратканнар. Килгән участок хезмәткәре беренче булып ялгыз хатын фатирына керә. Фатирда үле килеш 62 яшьлек пенсионер хатынны тапканнар. Криминал эзләре юк. Үлем вакыты — ике атна чамасы, дип хәбәр итә «Челнинские известия».

 


Фикер өстәү