Президентны кем кызыктырды?

121 миллиард сум. Узган ел «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ берләштерелгән бюджетка әнә шул кадәр акча күчергән. Алдагы ел белән чагыштырганда, әлеге күрсәткеч 40 процентка үскән. Алга таба республиканың нефть һәм газ химиясе тармагы предприятиеләренә эш тагын да артырга мөмкин.

Хөкүмәт йортында «Татнефтехиминвест-холдинг» АҖ Директорлар советы утырышы узды. Анда Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты. Генераль директор Рафинат Яруллин сүзләренә караганда, былтыр республиканың нефть һәм газ химиясе комплексы предприятиеләре җитештерү күрсәткечен 1,8 процентка арттырган.

– Бу нефть чыгару, нефть продуктлары, ашламалар һәм полиолефиннар чыгару күләмен арттыру хисабына тәэмин ителде, – диде ул.

Урамда ни булса, өйдә  шул дигәндәй, узган елның беренче яртысында дөньяда нефть, мотор ягулыгы, күпчелек химия продуктларына бәяләр арткан, ә елның икенче яртысында исә аларның кимүе күзәтелгән. Илдә дә хәлләр моңа охшаш, диделәр. 2022 елда республиканың нефть һәм газ химиясе тармагы предприятиеләре кайбер инвестиция проектларын гамәлгә ашыруны төгәлләгән. Аерым алганда, ТАНЕКО тәҗрибә рәвешендә ароматика җитештерүне башлап җибәрде, «Алабуга» махсус икътисадый зонасында көнкүреш пластмасса эшләнмәләрен ясауны җайга салдылар. Заманасына күрә импортны алмаштыру юнәлешендә дә тырышып эшлиләр. Рафинат Яруллин чит илдән кертелүче химия продукциясе, резина һәм пластмасса эшләнмәләренә алмаш мәсьәләсендә мөмкинлекләрне уңай бәяләде. Шулай ук ул Россия икътисады ихтыяҗлары өчен ил технологияләрен һәм җиһазларын үстерү зарурлыгын да билгеләп үтте.

Утырышта инновацияле проектлар турында да сөйләштеләр. «ОКБМ Африкантов» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Виталий Петрунин республика предприятиеләрен уртак хезмәттәшлеккә өндәде. Баксаң, эшне җәелдерү өчен ил төбәкләрен өйрәнгәннәр һәм арадан Татарстанга өстенлек биргәннәр икән. «Росатом»да атом энерготехнология станцияләрен эшлиләр. Биредә зур күләмдә водород җитештереләчәк. Чиста водород алу өчен экологик яктан куркынычсыз ысуллар кулланыла», – дип сөйләде беренче урынбасар.

– Без әлеге теманы ун елдан артык күтәргән идек, – диде Рөстәм Миңнеханов. – Зур планнарыбыз да бар. Бу юнәлештә эшне дәвам итәргә кирәк.

Төбәкара эксперт-аналитика үзәге (Мәскәү) башкарма директоры Анатолий Замрий сыекландырылган табигый газ җитештерүнең заманча технологияләре турында сөйләде. Аның әйтүенчә, сыекландырылган табигый газ ерак төбәкләрне газлаштыру һәм газ-мотор ягулыгы буларак куллану өчен бик тә отышлы.

– Әлеге эш Татарстан өчен дә кызыклы булачак дип саныйбыз, – диде башкарма директор. – Монда машина төзелеше яхшы үсеш алган. Әлегә бездә газны сыекландыруның нәтиҗәле технологияләре юк. Алар барысы да Көнбатыш компанияләренә карый. «Татнефтехиминвест-холдинг»ны һәм республиканың машина төзелеше предприятиеләрен хезмәттәшлеккә җәлеп итәсе килә.

Президент әйтүенчә, бу – кызыктырырлык тәкъдим. «Республикада РАРИТЭК һәм КАМАЗ бу мәсьәлә белән җитди шөгыльләнәләр», – диде Рөстәм Миңнеханов.

Кичә Хөкүмәт йортында Президент Абхазия вице-премьеры,  икътисад министры Кристина Озган белән дә очрашты. Билгеле булганча, чит ил делегациясе Казанга эш визиты белән килде. Алар Татарстан Икътисад министрлыгында очрашулар уздырдылар, шулай ук Татарстан Инвестицион үсеш агентлыгында булдылар, биредә республиканың инвестиция проектлары белән таныштылар.

«Без бик тәэсирләндек», – диде Кристина Озган һәм Татарстанның төрле юнәлешләр буенча тәҗрибәсен өйрәнү мөмкинлеге өчен рәхмәт әйтте. Ул Абхазия Президенты Аслан Бжаниянең 2022 елда Татарстанга килүен дә искәртте. Рөстәм Миңнеханов, үз чиратында, Татарстан белән элемтәләрне үстерү өлкәсендә кызыксынулары өчен рәхмәт белдерде.

– Татарстанның Абхазия белән мөнәсәбәтләре күптәнге һәм аның тарихы бар, – диде Президент. – 1994 елның августында безнең республикалар арасында Дуслык һәм хезмәттәшлек турында килешү имзаланды. Татарстан белән Абхазия арасында товар әйләнеше зур булмаса да, уңай якка үзгәреш бар.

Яклар гамәлдәге уртак проектлар һәм хезмәттәшлекне тагын да үстерү турында фикер алышты.


Фикер өстәү