Мобилизацияләнүчеләргә нинди ташламалар тиешлеген әйттеләр

Чакырылыш буенча хезмәт итүчеләр, пенсия алу өчен тиешле стажга ия булмасалар да, пенсия белән тәэмин ителәчәк. Хезмәт итү вакыты озын стажка кертелә чөнки. Шулай ук махсус хәрби операциядә катнашучыларга кайбер өстәмә социаль ташламалар да каралган. Россия Социаль фондының Татарстан буенча идарәчесе Эдуард Вафин коллегия утырышында шулай дип белдерде.

“Махсус хәрби операция үткәрү турында карар кабул итүгә бәйле рәвештә эшләнгән закон 2022 елның ноябрендә үз көченә керде. Бу закон махсус хәрби операциядә катнашучыларның социаль якланылышын яхшырта. Шулай ук анда катнашу вакытын ике тапкыр арттырып исәпләү тәртибе каралды”, – диде ул.
Вафин билгеләп үткәнчә, инде байтактан көтелгән мөһим карар кабул ителгән: чакырылыш буенча хәрби хезмәт вакыты озын стажга кертелә. Бу тиешле эш стажына ия булмау сәбәпле пенсия алмаучы кешеләрне пенсия белән тәэмин итү мөмкинлеге бирәчәк. Моның өчен Социаль фондка гариза язып тапшыру кирәкми: бу эш автомат рәвештә башкарылачак, дип аңлатып үтте Вафин.

Моннан тыш мобилизацияләнүчеләрнең хокукларын яклау өчен Россия Хезмәт кодексына хезмәт килешүен туктатып тору кебек ярдәм чарасын күздә тотучы статья кертелгән. Шулай итеп, уган елның 21 сентябреннән вакытлыча эшкә яраксызлык буенча пособие (“больничный”) исәпләү өчен бер көнлек уртача эш хакын исәпләү тәртибе үзгәртелгән. Хезмәт килешүен туктатып тору чоры “больничный” исәпләүдәге чорга кертелмәячәк. Димәк, ул “больничный” күләменә йогынты ясамаячак.


Фикер өстәү