Махсус хәрби операция зонасында һәлак булган балалары милкен алырга теләүче ата-аналар арткан

Баласын тәрбияләүдә катнашмаган аталар яки аналарның баласы махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнан соң мирас алырга җыену очраклары арткан.

Россиянең атказанган юристы Иван Соловьев судта, варис булуга лаеклы түгел, дип тану тәртибенә ачыклык кертүне тәкъдим иткән. Аның мөрәҗәгате Россия Югары суды Рәисе Вячеслав Лебедевка юлланган.

Юрист әйтүенчә, соңгы вакытларда илдә баласын тәрбияләүдә катнашмаган аталар яки аналарның баласы махсус хәрби операция зонасында һәлак булганнан соң мирас алырга җыену очраклары арткан. Кайвакыт мондыйларның алимент буенча бурычка ия булулары да ачыклана икән әле. Закон буенча мондый ата яки ана – беренче чираттагы варис. Васыятьнәмә юк икән, ул мирас алуга хокуклы. Намусын җуйган кайберәүләр күчемле һәм күчемсез милек кенә түгел, бәлки хәрби хезмәткәрнең һәлак булуы очрагында дәүләт бирергә тиешле иминиятләштерү һәм социаль түләүләрне дә алырга күп сорап тормый.

Шуңа күрә юрист үзенең мөрәҗәгатендә судта варис булуга лаеклы түгел дип тану тәртибен ачыклау буенча тәкъдимнәр эшләүне сораган.

Хәзерге вакытта законда алимент түләмәүчеләрнең мирастан читләштерелүен билгеләүче таләпләр күздә тотылган. Әмма суд тәҗрибәсеннән күренгәнчә, варисның намуссызлыгы бик тар мәгънәдә карала. Баланы тәрбияләү һәм карау бурычларын үтәмәү очраклары инкарь ителә икән.


Фикер өстәү